Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Данлыклы укытучыларның, чыгарылышларның традицияләрен дәвам итәләр

“Сыйфатлы белем – булачак җәмгыятьнең төп факторы һәм нигезе”, – дип саныйлар Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагоглары, аңа быел 115 ел тула. Тәтештәге 1нче урта мәктәптә актив иҗади шәхес үсүенә йогынты ясый торган белем һәм тәрбия бирүнең тулы сис­темасы төзелгән. Сыйфатлы яхшы укыту – әлеге эшчәнлек юнәлешен тормышка ашыруның нәтиҗәсе: 2019 – 2020 уку еллары йомгаклары буенча мәктәпне 11 укучы медальгә тәмамлаган.

Уку йорты Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемен очрак­лы рәвештә генә йөртми: ул – башка бик күпләр – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, спортчылар, мәдәният эшлеклеләре шикелле үк аны данлык­лы иткән  мәктәп чыгарылышы. 


–     Балалар барлык фәннәр буенча яхшы белем алсын һәм мәктәпне тәмамлагач куелган максатларына ирешсен өчен безнең педагоглар барысын да эшләргә тырыша, – ди уку йорты директоры Илдар Фәткуллов. 


Мәктәп бүгенге көндә үзенең данлыклы укытучылары һәм чыгарылышлары М. А. Басов, Н. М. Башина, А. А. Данилина, Л. П. Кос­тюнина, В. А. Абмаева, Р. П. Артемьева, В. А. Трофимова, Н. И. Королева, Г. А. Семенова, Г. Н. Никонорова, Т. А. Торгашова һәм күп кенә башкаларның традицияләрен дәвам итә.
Педагоглар ел саен һөнәри осталык бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Шулай итеп, М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ю. В. Мышев “ТРның ел укытучысы – 2015” бәйгесенең республика этабында җиңүчеләр арасына керде, М. З. Микушева, Л. Н.  Лазарева, О. В. Владимирова, Ю. Л. Иванова шушы ук конкурста төрле елларда зона этабында, Л. А. Аввакумова, Э. Р. Хөснетдинова ТРда “Россиянең ел укытучысы – 2019” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабында җиңүгә ирештеләр, Н. А. Горшкова “Серафимов укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә өч тапкыр җиңүче булды, ­
С. И. Гасимова – “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабында җиңде. 
Марина Микушева агымдагы елда ТРда “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль һәм зона этап­ларында җиңүче булды, Румия Шәй­хетдинова – “Иң яхшы татар теле укытучысы” төбәк конкурсының муниципаль, зона этапларында җиңде, һәм алар Тәтеш районын бәйгенең республика этапларында тәкъдим иттеләр. Педагог Ирина Фирсова 2021 елда ТРда “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабында “Педагог-психолог” номинациясендә җиңүгә иреште, Людмила Лазарева – шушы ук конкурсның “Педагог-оештыручы” номинациясендә җиңүче булды.
Педагоглар арасында грантка ия булучылар да бар: Ю. В. Мышев, Н. В. Гафарова, Н. А. Горшкова, М. З. Микушева, 
М. И. Мәүлиханова, Э. Р. Хөснетдинова, һәм “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектында Н. В. Гафарова, Н. А. Горшкова, 
Ю. В. ­Мышев җиңделәр.
Мәктәптә яшь армиячеләр хәрәкәте актив эшләп килә. Педагог Андрей Ванюхин ТР муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы патриотик эшләрне оештыру конкурсының “Патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы белгеч” номинациясендә өченче урынны яулады, “Яшь армия” ВВПОД яшь армиячеләр отряды да республика бәйгеләрендә җиңүгә иреште, аларга Советлар Союзы Герое Н. П. Иванов исеме бирелде.  


–     Ике профиль: табигый-фәнни (химия һәм биология – тирәнәйтелгән фәннәр) һәм технология (физика һәм информатика – тирәнәйтелгән фәннәр) буенча урта дәрәҗәдәге укыту алып барыла. Универсаль класс бар, анда мәктәп компоненты сәгатьләре укучылар һәм аларның ата-аналары теләге буенча билгеләнә. Чыгарылышлар ДЙА тапшырганда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, барысы да аттес­тат алалар, абруйлы югары уку йортларында укыйлар, – ди Илдар Роберт улы.


Дәрестән тыш эшчәнлек – уку бары­шының аерылгысыз өлеше булып то­ра. Балалар экскурсия, түгәрәкләр, секцияләр, студияләр, ярышлар төрен­дә уздырыла торган күңелләренә хуш килгән дәресләрне һәрчак сайлап алырга мөмкиннәр. “Робот техникасы” дәресләрендә техника, конструкцияләр җайланмасы, механизмнар һәм машиналар, тирә-юнь дөньяда аларның урыны турындагы тулаем күренешләргә укучыларда башлангыч нигез булдырыла. 
Уку йортында “Җиңү волонтерлары” волонтерлар отряды, “Росток” эко-отряды, “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проект кысаларында “Бархан” ­отряды эшли. 
Мәктәп укучыларның спорт казанышлары белән горурлана. Алинә Әхәтова белән Кирилл Багров – стендка ату буенча халык­ара класслы спорт мастерлары, Россия һәм ТР җыелма командалары әгъзалары.
Мәктәптә төркемле коррекцион-үсеш дәресләре үткәрү өчен уен һәм арт-тера­пияләр, төркемле диагностика һәм консультация, релаксация һәм рухи киеренкелекне җайга сала торган сенсор бүлмә бар. 


–     Укучыларның иҗади сәләтләрен үс­терү – хәзерге мәктәпнең мөһим бурычы. Талантларны хуплар өчен без “Сәләтле балалар” программасын тормышка ашырабыз”, – дип сөйли Илдар Роберт улы. 


Олимпиада һәм бәйге хәрәкәтләре –  сә­ләтле балалар белән эшләү юнәлеш­ләренең берсе булып тора. Быелгы уку елында мәктәп укучыларының Бөтен­россия олимпиадасының район этабында Тәтештәге 1нче урта мәктәптән 293 укучы катнашты, шулардан 65 укучы җиңүче һәм призер булды. Балалар олимпиаданың төбәк этабында да район данын лаеклы якладылар, җиде укучы: Ксения Ежкова, Макар Белов, Анна Миронова, Айгөл Гасимова, Даниил Маслов, Адель Вәлиев, ­Даниил Петрунин призерлар булдылар. 
Коллектив югары нәтиҗәләргә иреште: мәктәп белем бирү сыйфаты буенча райондагы белем бирү учреждениеләре арасында рейтингта алдынгы урынны биләп тора. Уку йорты – дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү ­буенча ресурс үзәге, электрон белем бирүдә компетенцияләр үзәге, ФГОС кертү буенча төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә инновацион мәйданчык булып тора.
Уку йорты берничә ел дәвамында Татарстанның югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Уку йорты базасында ел саен мәктәп укучыларының “Камай укулары” республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. 
Район җитәкчелеге ярдәмендә соңгы еллар эчендә мәктәптә капиталь ремонт ясалган, аны җиһазландыруда да күп нәрсәләр үзгәргән. Бүгенге көндә анда 200 урынга исәпләнгән ашханә, ике спорт залы эшли, анда кирәкле спорт әйберләре, спорт мәйданчыгы бар, стадион төзү планлаштырыла. Уку бүлмәләре мультимедияле җайланмалар белән җиһазландырылган, дүрт мобиль ­класс бар.
 Тәтештәге 1нче урта мәктәп – районыбызда иң зур һәм иң яхшыларның берсе, анда үз эшенең чын осталары, үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куя, – дип саный район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.


Галина Борисова, тәтешле: “Безнең пионер отряды 1977 елда “Берәү барысы өчен, барысы берәү өчен” Бөтендөнья телевизион уенына кушылды. Тапшыру үзәк телевидениедән һәр ике атна саен булды. Без телеуен биремнәрен яхшы итеп үтәп бардык, һәм безне, җиңүчеләрнең берсе буларак, Ленинградка телестудиягә уенны төшерергә чакырдылар. Анда барырга яхшылап әзерләндек. Безгә киемнәр – яшел төстәге күлмәкләр һәм пилоткалар тектеләр. Идел турында татарча җыр өйрәндек. Анда 19 бала һәм 2 укытучы киттек.  Гаҗәеп матур шәһәрдә “ак төн”не күрдек. Кайларда гына булмадык. Тапшыру сәяхәтче Семен Дежневка багышланган иде. Аннары тапшыруны карадык һәм безнең катнаштагы уенны кайчан күрсәтерләр дип көттек. Ә ул һаман чыкмады. Һәм көзен инде, чираттагы уку елы бара иде, без кич белән мәктәптә класста чакта (түгәрәктә яки нинди дә булса чарага әзерләнгәнбездер) кемдер килде дә, безне телевизордан күрсәтүләрен әйтте. Без барыбыз да, шушы ук бинада яшәгән техничка бүлмәсенә йөгердек һәм телевизорга текәлдек. Шулай итеп без телевидениедә дан казануга ирештек. Тормышыбызда Ленинградка барырга насыйп иткән шундый искиткеч мөмкинлек чыгуы белән хәзергә кадәр горурланабыз, моңа без сыйныф җитәкчебез ­Валентина ­Алексеевна Евсеева ярдәмендә генә ирешә алдык”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев