Спорт – ихтыяр көче тәрбияли
Кешеләр

Спорт – ихтыяр көче тәрбияли

Шәһәрле Михаил Тай­манов унбиш ­елдан күб­рәк Тәтеш кадет мәк­тәп-интернатында физик культура укытучысы булып эшли һәм андагы шәкертләрдә спортка мәхәббәт тәрбияли.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таннары"). 

Михаил Яковлевич Богдашкино авылында күп балалы гаиләдә туа. Яшь чагында ук Тәтеш районы өчен җиңел атлетика буенча республика ярышларында чыгыш ясаган һәм мәктәпнең футбол командасы капитаны булган. Спортны яратуына карамастан, педагогия училищесының мәктәп бүлегенә укырга кергән. Шулай да студент чагында Геннадий Иванович Солдаткинга чаңгы секциясенә шөгыльләнергә йөргән.

Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, башлангыч ­сыйныфлар өчен дипломлы укытучы Михаил Яковлевич билгеләмә буенча ТАССРның Кама Тамагы районы Кирельск торак пунктына җибәрелгән. Биредә, аз комплектлы башлангыч мәктәптә һөнәренә беренче, ышанычлы адымнар ясаган: укытучы да, уку йорты мөдире дә булган.
Ә аннары Урта Азиядә чит ил гаскәрләрендә хезмәт итеп, туган авылына кайткан. Бу вакытта Богдашкино мәктәбенә физкультура укытучысы кирәк булган.
– Директор Влади­мир Михайлович Тай­мановның уку йортын­да эшләргә дигән тәкъдименә шунда ук риза булдым. Миңа, ул вакытта яшь һәм энергияле кешегә, физкультура укытуы җиңел булды, – дип билгеләп үтә Михаил Яковлевич.
Авыл мәктәбендә эш­ләп, читтән торып педагогия институтын тәмамлаган һәм 1991 елда Чувашиянең Урмар районына киткән, анда җиңел атлетика буенча тренер булып эшләгән. Язмыш аны булачак тормыш иптәше, педагог Лариса белән нәкъ тә биредә очраштырган да инде. Таймановлар утыз елдан күбрәк бергә гомер кичерәләр. 
– Туганнарым һәм якыннарым минем ярдәмчем, таянычым, – ди ул.
Яшь укытучылар гаи­ләсе 1992 елда Тәтеш районына күченгән. 
Михаил Яковлевич берникадәр вакыт педагогия училищесында эшләп, үз тормышын тамырдан үзгәрткән: тө­зелеш оешмасында ташчы булып эшли башлаган. Алты ел шулай сизелмичә дә үтеп киткән.
2001 елда балалар-яшүс­­мерләр спорт мәктә­бендә, аннары дүрт ел Питомник мәктәбендә эшләгән, ә 2005 ­елдан алып бүгенге көнгә ка­дәр кадет мәк­тәп-интерна­тында физик культура укыта.
– Безнең уку ­йортын тә­мамлаучылар бик ях­шы физик әзер­­лекле ­булганлыктан, илнең хәр­би югары уку йортларына бик теләп керәләр, – дип билгеләп үтә Тәтеш кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллин.
Михаил Яковлевич фи­­зик культура ­укытып кына калмый, төрле дә­рәҗәдәге ярышларда да актив катнаша, әйтик, безнең район өчен ГТО командасы составында чыгыш ясый.
Ул физик культураның мөһимлеген балалар тормышында бәяләп бетергесез дип саный, чөнки спорт сәламәтлекне генә түгел, ә ихтыяр көчен дә ныгыта, үҗәтлек һәм кыю­лык тәрбияли, чыныктыра һәм куелган максатларга ирешүдә ярдәм итә.
 


Нет комментариев