Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Светлана Карпова: “Аңлаучан, сабыр һәм игелекле – болар барысы да аның турында”

Без укучыларыбыздан килгән хатларга һәрчак сөенәбез.

(Тәтеш, 7 декабрь, “Тәтеш таңнары”).  Редакциябезгә Урюмнан Светлана Карповадан авылның фельдшер-акушерлык пункты шәфкать ­туташы Надежда Козлова хакында язылган җылы эчтәлектәге хат килде.

“Надежда Константиновна – искиткеч кеше, игътибарлы, мәрхәмәтле, үзенең яраткан эшенә җаваплы карый. Ул теләсә нинди һава торышында да, бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә, иртән, көндез һәм кичен авылдашларына ярдәм кулы сузарга ашыга. Хәзер күпләр чирлиләр. Ул һәрвакыт­та сәламәтлек сагында, укол ясый, нинди дарулар эчсәң яхшырак булуы хакында киңәшләр бирә, җылы сүзләре белән рухи көч өсти. Аңлаучан, сабыр һәм игелекле – болар барысы да аның турында, – дип яза авыл хатын-кызы, Надежда Козлованың шәфкатьлелеген билгеләп үтеп. – Авылыбыздагы бө­тен кеше дә аның тырышлыгын, киңәш бирүен һәм аңлавын билгеләп үтә, Надеждага тырыш хезмәт куюы өчен рәхмәт белдерәләр”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев