Тормышны  яратырга  кирәк
Кешеләр

Тормышны яратырга кирәк

Любовь Михеева – Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры.

(Тәтеш,  5 декабрь, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА  (автор фотосы)).   Ашыгыч медицина яр­дәме станциясенең кат­­­лаулы һәм гадәттән тыш җаваплы хезмәте турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин, әмма безнең әңгәмәбез тормыш турында барды.

“Һөнәрне аңлап сайладым. Сә­ламәтлектән дә кадерле берни булмавын балачактан ук тоемлау булды. Күрәсең, бу эштә дә чагылыш тапты, язмыш үзе миңа юлны алдан билгеләп куйган. Мин хәтта “Аҗаган” уенында  иң яхшы шәфкать туташы бәйгесендә җиңдем. Барлык җәмгыять чараларының үзәгендә булдым – җыр­ладым да, биедем дә. Булсын дип тырышмадым, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. 

1983 ел хәтердә уелып калырлык булды. Бер үк вакытта кулыма Буа медицина училищесын тәмамлаганлык­ка да, никахлашу турындагы таныклык та алдым, – дип искә төшерә җылылык белән Любовь Никифоровна. – Республика клиника хастаханәсенә юллама бирделәр, ләкин ирем белән Украинага, Родинское шахтерлар шәһәренә китәргә уйладык. Анда “Ашыгыч ярдәм”дә эш­ләп алган гаять зур тәҗрибә алуым их­ластан сөендерә. Шахта шәһәре булганга, барлык чакырулар да катлаулы иде. Хезмәттәшләрем белән дуслаштым, аннары алар хәтта кунакка да килделәр. Балабыз тугач, без кече ватанга әйләнеп кайттык, һәм менә инде 36 ел медицинада хезмәт куям”.

Любовь яшен сер итеп сакламыйча, үзен пенсионер итеп хис итмәве турында елмаеп сөйли.  “Шушы араларда ГТО нормасын тапшырдык. Мактана ал­мыйм, әмма ирешкән нәтиҗәләрдән рухи канәгатьләнү алдым”, – дип елмая әңгәмәдәшем. Хәер, бу мине гаҗәпләндермәде: Любовь салкын суда коену белән шөгыльләнә, бәйрәм җиткәч һичшиксез хач мануда бәкегә чумып ала, һәм улына да үрнәк күрсәтә. Хәзер ул да елдан-ел изге йоланы үтәргә тырыша. 
“Мин Себердә тудым” – әлеге җыр сүзләре язмабыз героена турыдан-туры кагыла. Аңа 6 яшь вакытта, әти-әнисе Новосибирск өлкәсеннән күченеп кайта һәм Питомник торак пункты яшәү өчен күңелләренә хуш килә. Табигате дә матур, күршеләре дә яхшы, шәһәр дә якын. Аннары Михеевлар гаиләсе дә вакытлар узу белән шушы ук урамда дача өчен җир кишәрлеге сатып алалар. Шуннан соң анда йорт төзиләр, шәһәрдәге фатирны саталар һәм Тәтеш читенә бөтенләйгә килеп төпләнәләр. “Мин сүлпән кеше түгел, тормышны яратам, – дип кабатлый Любовь Никифоровна. – Кешеләр арасында яшим, кешеләр өчен эшлим, җәмгыятькә файда китерә алуыма сөенәм. Безнең “ашыгычка” ни­гездә бик нык тиз ярдәм кирәк булучылар мөрәҗәгать итә. Чакырылган урынга барганда алда ниләр көткәне беркайчан да билгеле түгел, шуңа күрә без һәрвакытта теләсә нин­ди, кайчак­ларда иң га­дәттән тыш һәм көтелмәгән хәлләргә әзер бу­лырга тиеш – күрелгән күренешкә бик тиз алыну һәм кыска вакыт эчендә дөрес карар кабул итә белү мөһим, чөнки бары тик үзеңнең белемеңә, тәҗрибәңә һәм һөнәреңә генә та­я­ныр­га туры килә. Һәрбер чакыру – кемнеңдер физик һәм рухи сыктау­-сыкравы. Һәр авы­руның әрнүен йөрәк аша уздырасың, аңа игътибар, ярдәм, җылы сүз әһәмиятле. Иң куркынычы, ярдәм күрсәтә алмаган мизгелләр, аеруча да өлкән кешеләргә. Бары тик хис-кичерешләр белән юатасың, аларны кочагыңа аласың – һәм өлкәннәр үз­ләрен әйтерсең лә җи­ңеләеп киткәндәй то­ялар. Эшкә бик теләп ашкынып барам, үземнең хезмәттәшләремне яратам һәм алар белән аралашудан шатлык алам, әмма теләгем бер, юл-транспорт һә­ла­кәтләре һәм башка бәхетсезлек очраклары  булмасын,  эш сәгате тыныч күңел белән тәмамлансын иде”.

Любовь Никифоровна бе­­лән аралашканда мө­­һим хакыйкатьне ишеттем: “Хәтта килеп чыккан иң начар хәлләрдән дә, яхшысын аерып ала белергә һәм шуңа юл алырга кирәк. Яшәүне яратырга һәм хыялланырга кирәк, хыяллар тормышка ашу үзлегенә ия”.
 


Нет комментариев