Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтештән Илназ Хәйруллин алты ел элек Тулада парашют-десант полкында хезмәт иткән

Илназ десант булырга балачактан ук хыялланган булган.

(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары").  Тәтештән Илназ Хәйруллин алты ел элек Тулада парашют-десант полкында хезмәт иткән.

Илназ десант булырга балачактан ук хыялланган булган.
Ул Тәтешнең хәрби комиссариатында чакта ук, әгәр мөмкинлек булса, үзен һава-десант гас­кәр­ләрендә хезмәт итәргә җи­бәрүләрен үтенгән – яшь егет бары тик әлеге гаскәрләрдә генә хезмәт итәргә теләгән. Аны иксез-чиксез һава киңлекләре үзенә җәлеп иткән.
Көткән өметләр акланган. Баштагы бер ай өйрәнү частендә, ант кабул итүгә әзерлек, сафка тезелүләр һәм парашютны өемгә җыю күнекмәсен өйрәнү. Ә аннары – хезмәте башланганнан соң бер айдан, апасының туган көнендә, беренче тапкыр сикергән. Куркыныч булдымы, дигән сорауга Илназ болай дип җавап бирде: “Десантчыларның шундый әйтеме бар: “Бары тик җүләргә генә куркыныч түгел”. Сикергәндә тын кысыла, үз чиратыңны көткәндә дулкынланасың: бервакытны тулысынча киенеп-җыенган килеш тугыз сәгать басып торырга туры килде”. Һәрбер сикереш алдыннан хәрби хезмәткәрләр белән дәресләр үткәрелгән. Анда һава киңлекләрендә килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр хакында сөйләшүләр булган, макетларда кирәкле әйберләрне кию осталыгын өйрәнгәннәр. Ан-2 һәм Ил-76 самолетларыннан сикергәннәр, соңгысыннан – бер үк вакытта йөзәр кеше. “Шундый чаклар булды, 20 секунд эчендә һавага 22 десантчы чыгарга тиеш иде”, – ди Илназ. Егетләрнең бу ничек итеп уңышлы чыгуына бары тик гаҗәпләнергә генә кала. 

Парашюттан елның төрле вакытларында сикергәннәр. Дөрес, кышын, һава торышы шартлары аркасында, очышны кайчакларда кичектергәннәр. “Очасың һәм төшәргә тиешле мәйданны өстән карыйсың, ә анда елга ага. Һәм шунда очып төшәрсең кебек тоела. Юк, кирәкле урынга төшеп утырасың. Парашютны җыясың һәм пунктка барасың”, – дип сөйли Илназ.

Бүгенге көндә ул Россиянең төр­ле почмакларындагы хезмәт­тәш­ләре белән элемтәдә тора һәм Һава-десант гаскәрләре кө­нен­дә ел саен митингта катнаша. Тәтеш десантчыларының традициясе бар: икенче августта алар Урюмдагы “Карлыгач” балалар сәламәтләндерү лагерендә тәрбияләнүчеләр янына бүләк­ләр белән бара. “Десантчылар бу көнне бөтен Россия буйлап игелекле эшләр башкара, без шулай ук балаларга бәйрәм ясарга ­телибез”, – ди Илназ.

Ул югарылыктан үзенең сикер­гәнен төшергән видеоны әлегә кадәр саклый, һәм кайчакларда аны карап, армия тормышын, чиксез һава киңлекләре белән дуслыгын искә ала икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X