Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Туган җиргә күңеле белән береккән

    “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән механизатор Анатолий Лаврентьев бөтен хезмәт гомерен җиргә багышлаган.

    (Тәтеш, 14 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова (автор фотосы) ). 

    Килдеш егете тракторчы булып эшләүче әтисенә мәктәптә укыган чакта ук ярдәм итә башлаган, улы аңарда тагылма җайланмада эшләгән. Тракторчы-машинист бел­гечлеге алып, колхозда хезмәт куя башлый, армия­дән соң элекке эшчәнлегенә әйләнеп кайта. “Үзем өчен башканы күз алдына да китерә алмадым, – ди кырык елдан артык стажы булган белгеч, – һөнәрем җиңелләрдән булмаса да, күңел шуңа береккән”. 

    Белемле, техниканы яхшы белгән Анатолий Данилович авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә барлык яңалыкларны белеп тора, теорияне тәҗрибәдә оста итеп куллана. Ул авыл хуҗалыгы ­техникасында эш­ләү нечкәлекләрен, төрле дәрәҗәдәге эксплуатация мөмкинлекләрен белеп,  эшендә югары күрсәткечләргә ирешә. Хуҗалык бухгалтериясеннән хәбәр иткәнчә, узган елда механизаторның эшкәртү җире 788 эталон гектарны тәшкил иткән, язгы кыр эшләре вакытында игенче үзенең тракторында 986 гектар туфракны тигезләгән һәм кырларга 364 тонна ашлама чыгарган. “Азык әзерләгән чагында тыгызлыйм, печәнне эскертлим, төйим, – дип сөйли тәҗрибәле механизатор, уңышны урып-җыйганда – ындыр табагында, кышын –  фермада”. 

    Анатолий Данилович техниканы яхшы белеп, ышанып тапшырылган авыл хуҗалыгы машиналарын үзе ремонтлый, техник тикшерүләрне, техниканы саклауга куюны, сак­лаудан алуны вакытында һәм сыйфатлы башкара. 

    “Эш сөючән, җаваплы, үзенә һәм иптәшләренә таләпчән, – дип тасвирлый хезмәткәрне җитәкчесе Виктор Абрамов. – Ул берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Узган елны районда үткән авыл хуҗалыгы производствосы бәйрәмендә аңа мактаулы бүләк – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тантаналы рәвештә тапшырылды. Анатолий Даниловичны коллективта да, авылда да хөрмәт итәләр, ә бу шулай ук олы бүләк”.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: