Яратуы һәркемгә җитәрлек
Кешеләр

Яратуы һәркемгә җитәрлек

Тәтештә яшәүче күп балалы Головановлар гаи­ләсен эш өннәрендә өйдә очрату читенрәк, шуңа күрә аларга кунакка ­шимбә көнне ­барырга булдык.

(Тәтеш, 6 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Ял көне, барысы да бергә җыелган, ире һәм әтиләре Алексейдан тыш: ул Франц-­Иосиф Җирендә, Төнь­як Боз океаны ар­хи­пелагында эштә, һәм елга бер тапкыр гына кайта. Йорт хуҗабикәсе Екатерина Тәтеш райпосында бухгалтер булып хезмәт куя, кызлары – олысы Александра һәм уртанчысы Анас­тасия – мәктәптә укыйлар, кечкенәсе Ев­гения – балалар бак­часына йөри.

“Безнең яшьтәге туганнар һәм дуслар арасында беркемнең дә баласы икедән артмый, ә мин аларның һәрвакытта да күп булуын теләдем. Игезәкләрне ничек итеп тәрбияләү турындагы уйлар нигәдер мине кызыксындыра иде. Ләкин игезәкләр үстерү насыйп булмады, аның каравы кызларыбыз өчәү”, – дип елмая күп балалы ана. Нинди кыенлык­лар белән кисешергә туры килә дигән сорауга, Екатерина бер секунд та уйлап тормый һәм, җилкәсен сикертеп, болай дип җавап бирә: “Бернинди дә авырлык­лары юк. Олылары кечеләрен күзәтеп торалар, булышалар, алар арасындагы аерма биш яшь”.

Зур гаиләдә ял көннәре гадәттә берәр төрле тәмле ризык пешерү белән баш­лана. Бу эштә әнисенең беренче ярдәмчесе – Настя, ул әлеге мәшәкатьләрдә турыдан-туры катна­ша, хәтта камыр басарга да булыша. Кызлар әниләре әзерләгән ризыклардан иң яратканы йомшартып ясалган тавык ите, пицца һәм каймак ку­шып пешерелгән пирог диләр. 

“Саша безнең җитди кыз, Настя киресенчә, гел көлеп йөри, Женя – артистларча, кунак­лар өчен концертлар күрсәтергә ярата”, – дип тасвирлый кызларын Екатерина. Алар – безнең әңгәмәнең катнашучылары, кечесе уенчыклар белән кайнашса да, карашы белән безне дә күзләп алыр­га онытмый. Кызлардан сорыйбыз:  “Әниегез ниндирәк?” Җавап үзен озак көттерми: “Киң күңелле һәм чибәр”. Гаиләдә яратуның һәркемгә дә җитәрлек булуын гади күз белән дә күреп була, һәм монда, беренче чиратта, Екатеринаның хез­мәт җимеше салынган – ул балалары белән шөгыльләнергә һәрвакытта вакыт таба. Алар бергәләп аш-су әзерләп кенә калмыйлар, шулай ук кул эшләрен дә оста итеп ясыйлар. Мисалга, быел Халыкара хатын-кызлар көнендә әбиләрен үзенчәлек­ле картиналар белән сөендерәчәкләр.

Иртөгә – 8 Март. Головановлар гаилә­сендә әлеге ир­тә һич­шиксез Алексейның те­лефоннан шал­ты­ратуыннан башлана, ул хатынын һәм кызларын тәбрикләргә ашыга, ә иркен йорт бүлмәләренә яңа пеш­кән тәмле камыр ри­зыкларының хуш исе тарала.
 


Нет комментариев