Язмышка  рәхмәтле
Кешеләр

Язмышка рәхмәтле

“Бакырчыдан Зәйнәп апа белән Рәмис абый Сабитовлар моннан илле ел элек гаилә корып ­җибәргән.

(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Төп нигезгә килен булып төшкән Зәйнәп апа каенанасы белән 23 ел тату гомер кичерде.

“Әни эштән кайтуыбызга аш пешерүче дә, йорттагы вак-төяк мәшәкатьләрне башкаручы да, балаларыбызны тәрбияләргә ярдәм итүче иде. Урыны оҗмахта  булсын. Шөкер, бик дус яшәдек”, – дип үткәннәрне хәтерендә яңарта Зәйнәп апа, Рәхимә әбинең теләкләрен искә төшереп.

Ә инде Рәмис абыйга килгәндә, ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, тормыш юлында аңа бик күп белгечлекләрне үзләштерергә туры килә. Хезмәтен җиренә җиткереп башкарырга яраткан гаилә башлыгыннан бу хакта сорагач, болай ди: “Хезмәттән беркайчан да курыкмадым. Йорт төзегәндә Пермь якларыннан агач кисеп алып кайттым, ял да итми, көне-төне эшләгән чаклар булды. Җир йөзендә шулай матур гына гомер кичерүләре үзе олы бәхет. Олыгайган саен яшисе килү теләге арта икән, чөнки тормыш түгәрәк, җитеш”. Әйе, аның тырыш, уңган икәнлеге капка төбеннән үк күренә. Тышкы яктан балкып торган өйнең тирә-ягы чиста, төзек. Бөтен җирдә тәртип. Бүгенгесе көндә Рәмис абый авыл мәчетенең мөәзине, имамның уң кулы. Ул дини бәйрәмнәр оештыруны, зиратларны төзекләндерүне һәм чистартуны башлап йөрүче.  Зәйнәп апа инде бәйрәмнәрдә табын күрке булган тәмле ризыклар пешереп сөендерә. Алар тирә-күршеләре, гаилә дуслары белән тату яши.
Бер-береңне хөрмәт итеп, киңәшләшеп гомер кичергәндә генә бәхеткә ирешеп була, диләр Сабитовлар. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Икесенең дә гаиләләре бар. Читтә яшәсәләр дә, әти-әни йортына еш кайталар.

“Яшәгәндә төрле чаклар була. Әмма Рәмис бер дигән гаилә башлыгы, балаларга үрнәк әти, миңа олы таяныч булды”, – дип еш кабатлый Зәйнәп апа. Алар бер-берләренә рәхмәтле булуларын һәрдаим сиздереп ­торалар.

Бу күркәм гаилә һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, хөрмәт күрсәтә. Кирәк чакта үгет-нәсыйхәтләрен дә бирә”. 
Хат авторы Алсу Максудова, фото Сабитовларның гаилә архивыннан


Нет комментариев