Җырлап ачыла күңел
Кешеләр

Җырлап ачыла күңел

Келәш якларына баргач уйламаганда гына Әнисә ­Сәгыеваны очраттык.

(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина, фото Әнисә Сәгыева архивыннан). Келәш якларына баргач уйламаганда гына Әнисә ­Сәгыеваны очраттык. Районда аны белмәгән кеше бик сирәктер, мөгаен. Үзенең моңлы, аһәңле тавышы белән күпләрне сокландырган, зур сәхнәләрне яулаган җырчы сандугачыбызның  үткән юлы һәм бүгенге тормышы хакында сорашмый калып буламы?! 

“Кечкенәдән үк авыл клубында чыгыш ясарга омтылдым. Келәш мәдәният йорты сәхнәсенә тәүге кабат чыкканда миңа 4 яшь иде. Әле дә хәтеремдә, ул чакта әниләргә багышланган җырны башкардым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әниемнең теләге белән Казандагы мәдәният уку йортына Ачык ишекләр көненә бардык. Әмма биредә авыл баласы өчен җиңел булмавын шунда ук төшенеп, Тәтеш педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кердем. Людмила Афанасьевна Лапаева алдан да чакыр­ган иде. Уку йорты педагоглары Наилә Гыймранова, Сәлимә Арсланова, Резидә Гыймадиевалар ярдәме белән мин Казанда узган “Ватан” бәйгесендә җиңү яулап кайттым. Укуны кызыл дипломга тәмамлап, билгеләнеш буенча Казандагы балалар бакчасының берсенә эшкә җибәрделәр”, – ди Әнисә үткәннәрне искә алып.

Язмыш җилләре аны бормалы юллар аша Буа шәһәренә алып кайта һәм сәнгать кешеләре белән очраштыра. Кызның сәләтен берничә сынау аша үткәргәч, аны драма театрына эшкә алалар. Дөрес, төркем инде җыелып беткәнлектән, җитәкчелек алырга бик ашкынып тормый. Шулай да режиссерлар төрле хәрәкәтләр, шигырь сөйләвен, җырлавын тыңлап карагач, калдырырга булалар.

“Ләкин җырлау белән сәхнәдә рольгә кереп уйнау икесе ике нәрсә. Минем җырлыйсым килә иде, – ди Әнисә сәнгать юнәлеше хакында сөйләгәндә. – Шуңа күрә ярты елдан соң, мин янә хезмәтемне мәктәп белән бәйләдем. Анда музыка укытучыларын кыс­карткач, кабат театр дөньясына әйләнеп кайтырга туры килде. Шул көннән алып мин актерлык һөнәремне дәвам итәм. Эшчәнлек барышында “Урмай моңы”нда җиңүгә ирештем. Күп грамоталар, дипломнарга ия булдым, төрле бәйгеләрдә катнаштым”.  

Әнисә әйтүенчә, хәзер инде төрле илләр буйлап театр куеп йөриләр. Ире Рамилның да сәнгать өлкәсендә эшләве, аларга иҗат дөньясында кайнап яшәргә көч өсти. 

“Ерак чит җирләрдә безнең якларны беләләрме соң?” – дим аңарга.

“Беләләр. Заманның төрле чорындагы үзгәрешләр белән бәйле ерак җирләргә ­китеп урнашкан кешеләр үзләре безнең янга киләләр, сорашалар, күз яшьләре аралаш сагыну хисләрен белдерәләр. Кунакка чакыралар, аралашып утырасылары килә, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем һәм шул кичерешләрне сөйләгәндә үзенең дә күзләре яшьләнде. – Туган авылым Келәшне бер генә дә читләтеп узасым килми. Мин гел монда диярлек. Ул таркалмасын, яшьләр биредә калсын иде. Гүзәл табигатьле Келәшемне бик яратам. Аның кешеләре туры сүзле, эшчән, уңган-булган. Мөмкинлегем булса мин аны алга җибәрү өстендә эшләр идем. Яшәсен, Келәш!” – дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Келәш халкы да аның турында җылы итеп сөйли: “Җырлавына, моңына сокланабыз, биредә туып-үсүе белән горурланабыз. Авылда берничә тапкыр концерт оештырды. Ул бик киң күңелле, авыл җанлы”, – диделәр җырчы йолдызлары турында. “Күңелемә барыбер җыр якынрак. Халык та бит “Җырлап ачыла күңел”, дип юкка гына әйт­мәгән, бу хак сүзләр”, – диде якташыбыз.

“Теләкләрегез нинди... ”

“Максат куеп яшәргә кирәк. Ходайдан бирелгән сәләт барыбер ачыла ул. Моның өчен омтылсыннар, һәм әлбәттә инде, “Тәтеш таңнары”н укысыннар. Гәҗит битләрендә районыбыздан чыккан танылган кешеләр хакындагы язмаларны ешрак күрәсе килә”, – диде Әнисә үзенең теләк-тәкъдимен җиткереп. 
 


Нет комментариев