Башчыда яшәүче Нина һәм Виктор Суровлар кырык елдан күбрәк бергә гомер кичерә, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). Нина Сергеевна сөйләвенчә, Килдештә туып-үскән кыз булачак ире белән авыл мәдәният йортында танышкан. Чибәр туташның йөрәген яулар өчен, егет Башчыдан аның янына өч ел очрашуга килеп йөргән. Һәм алар гөрләтеп туй уздыргач, Виктор хатынын үз авылына алып киткән.
Яшьләр җирлектәге колхозда эшли башлаганнар, иренең әти-әнисе янында яшәгәннәр. Хатыны – зоотехник, ә ире механизатор булып хезмәт куйган.
“Ул алдынгылыкта иде, – ди хатын-кыз горурланып. – Бик эшчән, һәрчак эштә булды, намуслы хезмәте өчен әллә никадәр грамоталары һәм рәхмәтләре бар. Аңа хәтта 1987 елда Минтимер Шәрипович Шәймиев шәхсән “Хезмәттә аерылып торганы өчен” медален тапшырды”.
Вакытлар узу белән Суровларга тырыш хезмәтләре өчен колхоздан торак биргәннәр, аларның бу вакытта инде ике уллары булган. Һәм алар үз йортларында яши башлаганнар, һәм күп итеп терлекләр асраганнар. “Үгезләр, ике сыер, казлар, тавыклар, дуңгызлар асрадык, – дип исәпли Нина Сергеевна. – Һәркемгә эш җитәрлек булды, авыл кешесе мал-туарсыз яши алмый”. Әти-әниләре үзләре дә иртәдән кичкә кадәр эшләгәннәр, балалары да эшсез утырмаганнар, барысының да үз вазифасы булган. Сергей белән Александр терлекчелек биналарын чистартканнар, малларга азык биргәннәр, су эчергәннәр, сыерларны көтүгә куганнар һәм көтүдән алып кайтканнар. Болардан тыш әле тагын утын ташыганнар, үсә төшкәч, үзләре ярганнар. Әти-әнисе балалары өчен ихластан шатланган, шулай да кызлары тууын, өченче балалары булуын теләгәннәр.
Һәм күптән көтелгән кызлары якты дөньяга аваз салган, аңа Надежда дип исем кушканнар. Тату, эш сөючән гаиләдә кызлары әнисенең ярдәмчесенә әйләнгән.
Нина Сергеевна Башчыдагы төп мәктәптә эшләгән елларын җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала, ул биредә белем алып, 20 елга якын диярлек рус теле һәм әдәбияты укыткан, авылдашлары турында хөрмәт сүзләре белән сөйли.
Балалары да үсеп буй җиткән. Сергей хатыны белән Ульян өлкәсендә яши, Александр хатыны һәм кечкенә улы Миша белән алардан ерак түгел гомер кичерә, кызлары педагогия институтында укый. Якын кешеләрне һаман да әле шундый ук уртак хезмәт берләштерә, бергәләп яшелчә утырталар, бергәләп бәрәңге казыйлар, мондый көннәр чын эш бәйрәменә әйләнә, ул әниләре пешергән тәмле пироглар белән чәй эчеп, зур табын янында әңгәмә корып утыру белән тәмамлана. “Барыбыз бергә булганда, күңелгә дә тыныч”, – диләр өлкән Суровлар, ә кечеләре исә туган нигезләре аларны мөмкин кадәр күбрәк җылытып торсын иде, дип хыялланалар.
Фото: Суровлар гаиләсе архивыннан
Нет комментариев