Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Башкалабыз Казан урамнарында йөрүгә рөхсәт бирә торган белешмәләрне сатучылар тоткарланган

Белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар

(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”). Полицейскийлар Казан шәһәрендә йөрүгә хокук бирүче белешмәләрне ясау һәм сату буенча законсыз эшчәнлек алып баруга чик куйган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шушы хакта хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә эшкә урнашу белешмәләрен әзерләү һәм аларны сату буенча Казанда урамга чыгып йөрүергә рөхсәт итә торган белешмә сатучыларны тоткарлаганнар.

Белешмәләрне 1000 сумнан алып 2000 сумга кадәр сатканнар, ул COVID-19 пандемиясе  вакытында үзеңне изоляцияләү көннәрендә урамга чыгып йөрү хокукын бирә. 
Югарыда әйтеп үтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Ике очрак буенча тикшерү үткәрелә, моның нигезендә карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә РФның Җинаять кодексы нигезендә, ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү маддәсе буенча, җинаять эше кузгатылган.

фото: Оперштаб по борьбе с коронавирусом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев