Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Борын аркылы прививка ясатырга мөмкин

Дүшәмбе көннән Тәтеш үзәк район хастаханәсендә коронавирустан Спутник V белән борын аркылы прививка ясатырга була.

(Тәтеш, 7 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

–  Татарстан атомайзерлар – шприцка махсус әй­берләр сатып алды, алар препаратны йоткылык өстендә сипте­рергә ярдәм итә. Вакцина ике компонентлы булып тора, аны инъекция кебек, өч атна аралык белән ясыйлар. Борын аркылы ясала торган вакцина ревакцинация вакытында оптималь булып тора. Коронавирус инфекциясенә каршы беренче вакцина ясату өчен Спутник Vны инъекция рәвешендәгесен файдаланырга киңәш ителә, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ­табиб-эпидемиологы Алмаз Юнусов. 
Аның әйтүенчә, борын аркылы ясала торган вакцинаның уңайлылыгын кайберәүләр психологик аспект дип саныйлар –  препаратны йоткылык өстенә кертү, инъекция ясауга караганда, шактый җиңелрәк.

Борын аркылы вакцина ясау лайлалы йоткылык өстендә иммунитетны саклауны булдыра, ул инфекцияләр өчен киртә булып торачак. 
– Хәзер, көзнең башланган вакытында, мондый саклагычны алып калырга кирәк. Тәтеш районында яшәүчеләрнең сайлау мөмкинлеге бар: коронавирус­тан инъекция яки борын аркылы вакцина ясатырга. Моның өчен тәтешлеләргә – поликлиниканың прививка ясату бүлмәсенә, авылда яшәүчеләргә  ФАП фельд­шерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Алмаз Фәрит улы. – Коронавирустан вакцина ясаткан көнне грипп­тан да прививка алырга була. Әмма теләсә кайсы очракта да табиб киңәше зарур. 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус