Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Covid-19 вирусыннан өченче Россия вакцинасының чыгу вакыты билгеле

Хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы препаратны теркәү өчен барлык документларны алды.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Коронавирус инфекциясеннән М.П. Чумаков исемендәге үзәк эшләгән препарат якындагы айларда гражданнар әйләнешенә чыгачак. Өченче вакцинаны чыгару вакытын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин анонслады.

РИА Новости хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәлү өчен барлык документларны да алган.

«Бу безнең галимнәр эшләгән өченче вакцина. Якындагы айларда ул да гражданнар әйләнешенә чыгачак, бу вакцинацияне киңәйтергә һәм аны үтемле итәргә, димәк, тагын да күбрәк кешене коронавирустан сакларга мөмкинлек бирәчәк», — диде Мишустин.

Илдә авырулар санын киметү өчен коронавирустан препаратлар җитештерүне арттырырга, аларны илнең медицина учреждениеләренә өзлексез китереп торуны оештырырга кирәк, дип өстәде Премьер.

Февральдән шулай ук «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона» вакцинасын җитештерү дә артачак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-01-2021/covid-19-virusynnan-chenche-rossiya-vaktsinasyny-chygu-vakyty-bilgele-5801884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев