Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Гражданнарны коронавирустан саклау буенча өстәмә чаралар турында

Хокук бозучыларга карата административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын тормышка ашыра.

“ТР Министрлар Кабинеты карарына (№ 208, 19.03.2020 ел) үзгәрешләр кертү турындагы “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату буенча чаралар турында”гы Татарстан Рес­публикасы Министрлар Ка­бинеты Хөкүмәте карарларын ­(­№ 234, 2020 елның 30 мартыннан) тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан сак­лауга юнәлтелгән өстәмә чаралар кулланыла. 

Аерым алганда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге “Имин шәһәр” видеокүзәтү системасы, дәүләт автоинспекция­се экипажлары, Росгвардия ОВО, җәяүле патрульләр, район чикләренә махсус отрядлар кую ярдәмендә кешеләрнең һәм машина хуҗаларының үзеңне изоляцияләү (ябылып тору) зонасыннан нигезсез сәбәпләр булмаган килеш чыгып йөрүләренә тикшерү үткәрә.

Хокук бозучыларга карата административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак.
Федерация Советы 2020 елның 31 мартындагы чираттан тыш пленар утырышта үзеңне изоляцияләү тәртибен бозучы инфекцияләнмәгән гражданнарны 300 мең сумга кадәр штрафка җәлеп итүне күз уңында тоткан административ хокук бозу турындагы Кодекс­ка (АХБК) төзәтмәләр кертүне хуплады.  

Документ нигезендә, әгәр гражданин чир таралу куркынычы шартларында үзеңне изоляцияләү тәртибен бозса, аңа 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затлар өчен 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф төрендәге җәза билгеләнгән, юридик затлар өчен – 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки эшчәнлеген 30 тәүлеккә кадәр административ туктату.   

Әгәр күрсәтелгән хокук бозулар кешенең сәламәтлегенә яисә кеше үлеменә зыян китерүгә сәбәпче булса, ләкин җинаять билгеләре күренмәсә, гражданнар өчен түләү күләме 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затларга – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктату каралган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш ­районы бүлеге. 
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев