Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Иң мөһиме – гигиена кагыйдәләрен үтәгез

30 марттан алып эшләми торган көннәр – бу коронавирус инфекциясе таралмауга юнәлтелгән чара

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Роспотребнадзор киңәш итә:

ишек тоткаларын, кабызгычларны, оргтехника бе­лән эшләгәндә кагыла торган әйберләрне кертеп, өйгә көн саен дымлы җыештыру ­уздырырга; 

битне һәм кулларны ­яхшы­лап юарга, кимендә 20 секунд ­сабынлап торырга, аннары кулларны әйбәтләп корытырга; 

биткә, күзләргә бары тик ­юылган кул белән генә ­ка­гылырга; 

якыннан элемтәгә ке­рүдән һәм салкын тию (йөткерү, төчкерү, борыннан бүлендек агу) билгеләре булган кеше­ләр белән бер бинада йөрүдән читтәрәк булырга; 

кул бирешеп күрешүне, үбе­шүне һәм кочаклашуны чикләргә;

уртак сөлгедән фай­да­ланмаска.

Бүлмәләрне җилләтегез
Торак биналарны җил­ләтүнең мөһимлеген һәм кирәклеген без барыбыз да аңларга тиеш.
Өйдә барлык тәрәзәләр дә ябык булганда, вирус тизрәк үрчи.
Роспотребнадзор биналарны җилләтергә киңәш итә.

Хәрәкәтләнергә онытмагыз
Әлеге көннәрдә үзәк парк­та йөгерү яки “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплек­сында күнегүләр ясау турында сүз дә булырга мөмкин түгел, әмма бу, сез әлеге вакытта бер урында утырырга тиеш дигәнне аңлатмый. Бер көнгә ким дигәндә ярты сәгать вакытыгызны, өегездән яки фатирдан чыкмый гына, җиңел физик күнегүләр ясауга сарыф итәргә тырышыгыз – мәсәлән, бөгелү, тез чүгеп иелү, борылышлы хәрәкәтләр (медицина каршылыклары булмаган вакытта, әлбәттә).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев