Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Кешеләр иминлеге мәсьәләләре контрольдә

Тәтештә шимбә көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе – коронавирус инфекциясе таралу белән көрәшү буенча штаб утырышы булды.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Районда коронавирус таралмау­га шартлар булдыруны тәэмин итү өчен өстәмә чаралар һәм карарлар кабул ителде. 
–     Тәтеш районында бүгенге көндә коронавирус белән авыручылар юк.
–     Коронавируска анализлар­ны Тәтешнең үзәк район хастаханәсендәге медицина хезмәткәрләре Казанга лабо­ра­ториягә җибәрә.
–     Бүгенге көндә 9 тәтешле карантинда тора.
–     Җаваплы хезмәтләр районда яшәүчеләрнең Тәтешкә яки авыл җирлекләренә кайткан гражданнар хакында 2-50-01 телефоны буенча хәбәр итүләрен үтенә.

Исегезгә төшерәбез, пенсия фонды, Тәтеш бүлегенең республика матди ярдәм үзәге, салым хезмәте, күп функцияле үзәк, хокук саклау органнарының ашыгыч рәвештәге хезмәтләре кирәк булган очракта, uslugi.tatarstan.ru дәүләт порталын яки оешмаларның телефонын ­файдаланырга мөмкин.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев