Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Хәзерге вакытта һәркайсыбызның җаваплылыгы аеруча да мөһим

Хөрмәтле тәтешлеләр, чирне кисәтүе җиңелрәк икәнлеген, зинһар, аңлагыз.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”).  Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин тәтешлеләргә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча үзенең киңәшләрен бирә.

“Кулларыгызны 40-60 секунд дәвамында мөмкин кадәр ешрак юыгыз. Антисептиклар кулланыгыз һәм  игътибар итегез – алар вируска каршы торучан, киңәш ителгән концентрация – этанол 80%, глицерин 1,45%, водород перекисы 0,125% булырга тиеш. Антисептиклар белән кулларны эшкәртү вакыты – 20-30 секунд. Битегезгә куллар белән кагылмагыз. Вирус йоктыру очрагының яртысы лайлалы тышчалар – күзләр, авыз, борын аша үтеп керә. Битлек киеп йөрегез. Ул битне тыгыз итеп кап­лап торырга тиеш, борын шулай ук битлек белән томаланып торсын, аралыклар калырга тиеш түгел. Битлекне һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз, әгәр ул әлеге вакытка кадәр дымланып чыкса, шулай ук алыштырыгыз. Башка кешеләрдән кимендә 1 метр ераклыкта торыгыз. Биналарны җилләтегез”, – дип искә төшерә Олег Алексеевич.

Тәтешнең үзәк район хаста­ханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин эшләүче тәтешлеләр­нең игътибарын предприятиеләрдә коронавирусны профилак­тикалау хезмәткәрләрнең тәр­типлелек дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле икәнлегенә юнәлтә.

Ринат Рәхимҗан улы теләсә нинди коллективтагы һәрбер хезмәткәрнең  эпидемиягә каршы барлык кагыйдәләрне үтәү мөһимлеген билгеләп үтә: гомуми санитар кагыйдәләрне үтәргә, көндәлек мәҗбүри термометрия ясарга, аерым саклану әйберләрен кулланырга кирәк. “Барлык гражданнарга, аеруча да куркынычлылык төркеменә кергән затларга (өлкәннәргә, хроник чирләре булган кешеләргә) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр күбрәк чикләргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлек начарланып киткәндә өйдә торырга һәм 2-54-77 номеры буенча поликлиникага медицина ярдәме сорап шалтыратырга яисә  йорт телефоны буенча – 03, кәрәзледән – 103 номерын җыеп, ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, – диде Тәтешнең үзәк район хастаханәсе баш табибы. 

 

Табиблар билгеләп үтәләр: әгәр һәркем дә үзенең җаваплылык дәрәҗәсен аңласа, ул чакта сәламәтлекне саклау буенча нәтиҗәләр дә югары булачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 3 декабрьгә ­КОВИД-19ның 87 яңа очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә ­расланылган. 
Татарстан Республикасында 03.12.2020 елга барлык вакыт эчендә КОВИД-19ның 10 601 ­очрагы теркәлгән.
Барлык вакыт эчендә 9294 татарстанлы сәламәтләнгән.
Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьә­ләләре буенча кайнар линиянең бердәм номеры – ­8-800-222-59-00 (көн саен 7.30дан 20.00гә кадәр).

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев