Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Коронавирус бөтен дөнья буйлап килә

Ләкин куркуга бирелмәскә кирәк. Без барыбыз бергәләп чир чылбырын өзәчәкбез: үзеңне изоляцияләү һәм һәркайсыбызның җаваплылыгы ярдәм итәчәк.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). Йоктыруны булдырмас һәм тирә-юньдәгеләрне куркынычтан саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

“Билгеле булганча, сулыш юллары вирусын китереп чыгаручылар бик йогышлы һәм күбесенчә һава-тамчы юлы белән күчә, – дип хәбәр итә укучыларыбызга Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы ­Ринат Салаватуллин. 

–     Төчкергәндә, йөткергәндә авыру кеше янында һавада аның вируслы селәгәе һәм сулыш бүлендекләренең вак тамчылары сибелә. Аеруча да зуррак тамчылар тирә-юньдәге әйберләргә, һәм өслекләргә эләгеп кала, ваклары – һавада озак саклана һәм берничә йөз метрга кадәрге ераклыкка күчә, моның белән беррәттән вируслар берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр йогу сәләтен ­саклый. 

Гигиена профилакти­касының төп чаралары авыру кешенең бүлендек кисәкчәләре булган вируслар белән сәламәт кешенең элемтәгә керүен туктатуга юнәлтелгән”.

Чит илдән кайттыңмы – үзеңне изоляцияләү зарур

Чит илдән РФга кайткан барлык затлар кайту көненнән алып 14 көнгә изоляцияләнергә тиеш. Тәртипне бозган очракта җаваплылык карала, материаллар судка җибәрелә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Республиканың хакимият органнары изоляцияләүне үтәүне контрольдә тота. 

Россия Федерациясенә кайткан затлар дистанцион рәвештә больничный рәсмиләштерә ала, дип хәбәр итә Татарстанда коронавирус белән көрәшү буенча республика штабы.

Больничный рәсмиләштерер өчен гади өч гамәлне үтәгез:

ФСХнең WWW.FSS.RU сайтындагы “Шәхси кабинет”ка ­керегез;

гариза тутырыгыз;

гаризага фоторәсем белән чит ил паспортын һәм бару, билетлар, РФ территориясенә кайткан затлар белән бер­гә яшәү фактын раслаучы документларның фотосы турындагы билгеләмәләре күчермәсен беркетегез. 

Социаль иминият фонды хезмәткәрләре сезнең гаризаны тиз арада медицина учреждениесенә җибәрәчәк һәм сезнең эш бирүче белән элемтәгә керәчәк. Эшкә яраклы булмау буенча электрон кәгазь баштан ук 14 көнгә бирелә һәм ике өлешкә бүленеп түләнә:
–     беренче 5 эш көне өчен (7 календарь көн);
–     больничный кәгазе ябылганнан соң.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #айдадомой сидидома