Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Коронавирустан соң организмдагы нинди органнар, эшчәнлекләр барыннан да ешрак зарарлана, сорый тәтешле

Җавап бирә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”)

– Коронавирустан соң организмдагы нинди органнар, эшчәнлекләр барыннан да ешрак зарарлана һәм әлеге инфекция белән авыручыларга сәламәтлеген ничек торгызырга? – дип сорый авыл кешесе.

– Коронавирус үпкәгә, йөрәккә, кан тамырларына һәм нерв системасына аеруча да көчле тәэсир итә. Күпчелек пациентларда ­когнитив функцияләрнең ­(зи­һен, үзенең хезмәт һәм көн­күреш бурычларын үти алу сәләте) шактый бозылуы күзәтелә, ашкайнату начарая, им­му­ни­те­тның активлыгы ки­ми, –  дип җавап бирә  ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Кичерелгән чирдән соң сәламәтлекне яңадан торгызу ковидтан соңгы үзгә­решләрнең ничек булуыннан тора. Шуңа күрә, беренче чиратта, стационардагы яки поликлиникадагы табиб белән киңәшләшергә кирәк, алар коронавирус инфекциясенең барышы һәм тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар нигезендә аеруча да дөрес, шәхси туры килә торган күрсәтмәләр би­рәчәк. Тулаем алганда, гадәти яшәү рәвешенә кайту тора-бара барлыкка килергә тиеш. Физик киеренкелекнең акрынлап арта баруы белән дәвалау физкультурасы бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Балансланган диета ашказаны-эчәк тракты, бавыр, ашказаны асты бизе функцияләрен торгызуга йогынты ясарга һәм шул ук ­вакытта аксым, май, углевод, үсем­лек клетчаткасы, витаминнар һәм минераллар җитәрлек кү­ләмдә булырга тиеш. Сә­ламәтлекне яхшырту вакытында майлы, кыздырылган ризыкларны, алкогольне кулланмау хәерле. Зарурилык булганда табиб өстәмә рәвештә витаминлы-минераль комплекслар һәм дару препаратлары кабул итүне, шифаха­нә-курортта дәвалануны билгеләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев