Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Ковид-19дан авыручыларга аерым игътибар

Коронавирус белән авырган тәтешлеләр өстәмә тикшерүләрне үз эченә алган тирән диспансерлаштыруны уза алачаклар.

(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таннары"). 

Хөкүмәтнең түләүсез медицина ярдәме дәүләт гарантияләре программасына үзгәрешләр керткән карары үз көченә керде. ТР ММИ Территориаль фонды филиалы директоры Илсур Гарипов хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 июленнән йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм башка системаларның зарарлануын диагностикалауга, шулай ук күрсәтелгән медицина тикшерүләре һәм диспансеризациясе нәтиҗәләре буенча ачыкланган авыруларны дәвалау һәм реабилитацияләү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән халыкны диспансерлаштыру кысаларында мәҗбүри тикшеренүләр исемлеге киңәйтелде.
Яңа коронавирус йогышын кичергән (Ковид-19) гражданнар өчен, диспансерлаштыруның 1нче этабы кысаларында тикшеренүләрнең һәм белгечләрнең консультацияләренең расланган исемлегенә өстәп, берничә мәҗбүри тикшеренүләр үткәрелә: гомуми һәм биохимик анализлар, канның кислород белән туенуын үлчәү (сатурация), 6 минутлык йөреш белән тест, спирометрия (сулышны тикшерү), күкрәк читлеге рентгенын тикшерү, терапевт кабул итүе һәм башкалар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиблар хроник авырулар үсешенең рискларын һәм мөмкин булган билгеләрен билгеләячәк, кирәк булганда диагнозны ачыклау өчен пациентны икенче этапка җибәрәчәкләр. Ул үз эченә тагын 3 тикшерүне алачак: эхокардиография, үпкәләрнең компьютер томографиясе, аскы очлыкларның тамырларын доп­леровкий тикшерү.
– Бу чаралар, кешеләрдә яңа хроник авырулар үсешен булдырмас өчен, күчерелгән коронавирусның мөмкин булган начар нәтиҗәләрен вакытында билгеләргә ярдәм итәчәк, – дип ассызык­лады белгеч.

Тагын бер яңалык мәгълүмат бирү, шулай ук диспансерлаштыруга һәм һөнәри тикшерүләргә язылуга кагыла. Агымдагы елның июленнән гражданнар дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында “Минем сәламәтлегем” шәхси кабинетында профилактик чараларга язылу мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, шәхси кабинетта гражданның диспансеризацияләнергә тиешлеге, шулай ук аны кайда һәм нинди срокта уза алуы турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев