Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Ковид белән авырганнан соңгы билгеләр

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

– Бүгенге көндә “ковидтан соңгы билгеләр” дигән гыйбарә белән еш очрашырга туры килә. Моңа нәрсә яшеренгән соң? – дигән ­сорауны бирә тәтешле Н. Ирина.

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә:
– Ковидтан соңгы билгеләр – ул КОВИД-19ны кичергәннән соң кешене борчый торган билгеләр комплексы, бу вакытта инде вирус һәм инфекция яки аның өзлегүләре булмый, дәвалауның төп курсы төгәлләнсә дә, кеше үзен сәламәт итеп тоймый. Бу термин “КОВИД-19ны кичергәннән соңгы халәт” буларак авыруларның инде халыкара классификациясенә кертелгән. Диагноз бары тик башка авырулары булмаган пациентларга, барлыкка килгән тайпылышларны аңлатып бирә алучыларга, гына куела. Ковидтан соңгы билгеләрнең дәвамлылыгы ярты елга кадәр һәм аннан да күбрәккә сузылырга мөмкин. ­Пациентларны еш кына тын кысылу, ис һәм тәм сизү тойгысы, арыганлык, ярсучанлык, ашкайнату эшчәнлегенең бозылуы борчый.
Ковидтан соңгы билгеләр сырхауларның күп­челегендә үсеш ала. Чир билгеләре коронавирус инфекциясен авыр кичергән һәм хроник авырулары булган сырхауларда ешрак барлыкка килә һәм күбрәк чагыла. Тик еш кына без ковидтан соңгы билгеләрне яшь пациентларда, КОВИД-19ны җиңел генә, бернинди кимчелекләрсез кичерүче, аны “аякта” үткәреп җибәрүчеләрдә дә күрәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев