Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Ковидтан соңгы билгеләр

Тәтешленең соравына ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

– Үзеңдә ковидтан соңгы билгеләр барлыгын сизгәч, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? – дип сорый шәһәрле Ш. Наталья.

Тәтешленең соравына  ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә: 

– Әгәр кеше КОВИД-19ны кичергәннән соң үзендә моңарчы күрелмәгән билгеләрне сизсә, аңа һичшиксез терапевтка яисә гомумтәҗрибә табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. КОВИД-19ны кичерүчеләрнең барысына да махсус прибор – пульсоксиметр ярдәмендә канның кислород белән туенуын бәяләү үткәрелә, ул пандемия вакытында  күп нәрсәләрне билгели, шулай ук 6 минутлык йөреш белән тест үткәрелә, спирометрия – сулыш алу һәм сулышны чыгаруны күрсәтә, рентгенография, кан анализы, тромб хасил булу куркынычын күрсәтүче D-димерны билгеләү белән гомуми һәм биохимия анализлары тапшырыла. Булган зарлар һәм ачыкланган җитешсезлекләр нигезендә табиб дәвалану, зарурилык булганда, өстәмә лаборатория һәм башка тикшеренүләр, белгечләрдән консультацияләр билгели ала. Кайбер очракларда шифаханәдә тернәкләндерү узу күрсәтелгән. Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, коронавирус инфекция­се белән авырган бөтен кешегә чираттан тыш диспансерлаштыруны, хәтта ачыктан-ачык билгеләре булмаганда да, узарга кирәк. Эш шунда ки, коронавирус барлык органнарның һәм системаларның да диярлек зарарлануына китерә, кан тамырлары нык зыян күрә, еш кына тромб хасил булу күзәтелә, бу һәрвакытта нинди дә булса билгеләр белән озатып барылмый. Дөрес дәваланмаган очракларда сәламәтлек торышының кискен начараюы һәм хәтта пациентның үлеме күзәтелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев