Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

“Ковидтан соңгы билгеләр” никадәр озакка сузылырга мөмкин, сорый тәтешле

Укучыларыбызның коронавирус инфекциясе белән бәйле сорауларына Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарында ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә.

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Укучыларыбызның коронавирус инфекциясе белән бәйле сорауларына Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарында ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирә.

– Коронавирус белән авырдым, күптән түгел хастаханәдән чыктым. “Ковидтан соңгы билгеләр” никадәр озакка сузылырга мөмкин?
– “Ковидтан соңгы билгеләр” чирләгән һәр кешедә төрлечә дәвам итәргә мөмкин. Күзәтүләр күрсәткәнчә, бу вакыт еш кына 3-6 ай тирәсе була, ә кайчагында бер елга кадәр дәвам итә.
 
– Әгәр кеше КОВИД белән ике, өч тапкыр авырса, димәк аның “ковидтан соңгы билгеләре” һәрбер тапкырында өстәлә барамы яки монда үзара бәйләнеш юкмы?
– Бүгенге көнгә мондый үзара бәйләнеш турында мәгълүматлар юк. Әмма инфекция белән чирләү еш кына витаминнар һәм микроэлементлар кытлыгы, иммунитет җитмәү, интоксикация, хәлсезлек, ару-талу, ярсучанлык барлыкка килү күренешләре белән озатып барыла.

– КОВИД-19 вирусы штаммы белән авырган кеше һәм “ковидтан соңгы билгеләр” арасында бәйләнеш бармы?
– Андый тикшеренүләр алып барыла, әмма әлегә төгәл һәм объектив мәгълүматлар басылып чыкмаган.

– Организмны торгызуда прививка ясатучылар һәм прививка ясатмаучылар арасында аерма бармы?
– Прививка ясаткан кешеләрнең чирне җиңелчә кичереп кенә калмыйча, ә мондый билгеләр барлыкка килү куркынычына да аз дучар булулары ачыкланган. Гомумән алганда, прививка ясатканнарга төрле ысуллар, кичергән инфекциядән соң сәламәтлекне торгызу өчен препаратлар азрак таләп ителә. Әмма ысуллары шул ук кала: башта – организм эшчәнлеге бозылуын диагностикалау, ә аннары – аларны нәтиҗәлелекне мәҗбүри контрольдә тоту белән бәйле медикаментоз алымнар һәм дарулар ярдәмендә коррекцияләү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев