Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Онкологик авыруларга Covid-19 теләсә кайсы вакцина ярый

Баш онколог яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте.

(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары") Онкологик авыруларга коронавирустан Россиядә җитештерелгән теләсә кайсы вакцина ярый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов туры эфир барышында, яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте.

«Быел апрельдә БДБ илләре коллегалары белән конференция узган иде. Вакцинопрофилатикага багышланган аерым секциядә һәр ил вәкиленә, кайсы вакциналарны кулланасыз, дип сорау бирдек. Япониядән Германиягә кадәр һәр ир вәкиле вакцинацияне хуплыйбыз, булганын кулланырга кирәк, диделәр», — диде Ногманов.

«Безнең ил өч вакцина сайларга мөмкинлек бирде, шуңа күрә барган урында булган вакцинаны кулланырга кирәк», — диде баш онколог.  

фото: Татар-информ

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-07-2021/onkologik-avyrularga-koronavirustan-rossiya-iteshterg-n-tel-s-kaysy-vaktsina-yaryy-5829528

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X