Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Пенсионерлар вакцина ясата

Бүгенге көнгә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 116 гражданның 36сы прививка ясаткан.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Коронавирус таралуга бәйле санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, социаль хезмәткәрләр һәм “Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы үз вакытында прививка ясатуның мөһимлеге турында аңлату эшләре алып баралар.

– Бүлек мөдире һәм социаль хезмәткәр составындагы мобиль бригада хезмәт күрсәтелүче пенсионерларны вакцина ясау пунктына даими рәвештә китереп тора. Килү белән өлкән кешеләр анкеталар тутыралар, аларга табиб-гериатр тикшерү уздыра. Бүгенге көнгә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 116 гражданның 36сы прививка ясаткан. Бу юнәлештә эш дәвам итә, – дип билгеләп үтә “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев