Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада Covid-19 авыруыннан сигезенче пациент вафат булды

Татрастанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 80 яңа очрагы ачыкланды.

(Тәтеш, 18 май, "Тәтеш таңнары").Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүнең сигезенче очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

«Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булды», - диде ул.

Ир-ат 1 майдан башлап Түбән Кама районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан дәвалана. Аңарда ике яклы полисегментар пневмония була. 6 майдан ир-атны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Ир-ат хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма белән чирләгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган булуы билгеле. Зарарлану очракларының иң күбесе Казанда — авыру 61 кешедә расланган. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-05-2020/tatarstanda-covid-19-avyruynnan-sigezenche-patsient-vafat-buldy-5743412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев