Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды

Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.

(Тәтеш, 2 март, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда 83 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын алган инде.

«Барлыгы 82 709 кеше (тәүлек эчендә үсеш — 956) вакцина ясатты <...> », - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты белән республиканың 20 044 кешесе прививка ясаткан.

Covid-19 инфекциясеннән вакцинациягә биш төрле ысул белән: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, бердәм 122 номеры буенча, Күп функцияле үзәктә һәм поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин. 

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-03-2021/tatarstanda-83-me-l-p-kesheg-covid-19-infektsiyasenn-n-vaktsina-yasaldy-5810086

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев