Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада 92 яшьлек пенсионер коронавирустан прививка ясаткан

Хатын-кыз үз теләге белән вакцина ясатырга карар кылган.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» препараты белән прививканың икенче өлешен 92 яшьлек Зинаида Бодрягинага ясадылар.

«Үземне бик яхшы хис итәм. Прививкалардан соң нинди дә булса өзлегүләрдән куркырга кирәкми дип саныйм. Болар барысы да җиңел уза», - диде әби.

21нче поликлиникада 21 көн элек үткәрелгән беренче прививкадан соң ул үзен яхшы хис итә, температура да, ОРВИ симптомнары да булмаган. Шуңа күрә икенче фазаны ясатырга ул бик теләп килгән.

«Прививка кабинетына курыкмыйча кердем һәм тыныч кына киттем», - диде әби.

Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туа. Алдагы көнне вакцинаның икенче дозасын аның оныгы да алды. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев