Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада битлек кию режимы бетерелә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә».

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек кию режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Оператив штаб җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктату турында карар кабул итте», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә», - дип ачыклык кертте Галимова.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту темпы 3,5тән 0,08 процентка кадәр кимеде һәм бу бик яхшы күрсәткеч», —дип билгеләп үтте бу уңайдан Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

«Хастаханәдән тыш пневмонияләр буенча авырулар саны ковидка кадәрге чорга кайтты», - дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

фото: Татар-информ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bitlek-rezimy-beterela-5855603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев