Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак

Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак

(Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Киләсе атна башыннан Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан «Спутник V» препараты белән прививка ясатуга язылу функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Дүшәмбедән Татарстан һәм федераль Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка кабинетлары расписаниесен эзләргә мөмкин булачак. Ләкин әгәр дә сез анда прививка кабинетына язылырга вакыт тапмасагыз, бу прививка ясалмый яки вакцинация алырга мөмкин түгел дигән сүз түгел», — диде спикер.

Мондый очракта поликлиникага шалтыратып язылып карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев