Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган

Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ике кеше хастаханәгә озатылган, тугызы өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесе — 18-30, бишесе — 30-50, өчесе — 50-60 яшьтә, берсе 60 яшьтән өлкәнрәк.

11 очракның өчесе — Казанда, тагын өчесе Чаллыда теркәлгән. Питрәч һәм Биектау районнарында — икешәр, Азнакай районында бер очрак ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев