Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 927 очрагы теркәлгән, 11 332 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев