Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавируслы дүртенче кеше үлгән

Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган.

(Тәтеш, 6 май, "Тәтеш таңнары"). Бүген Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе  Лилия Галимова хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

5 майда Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булды.

Ир-ат 19 апрельдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә, ике көннән соң, 21 апрельдә, «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән икенче шәһәр хастаханәсе стационарына керә.

Пациент 25 апрельдән ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аңарда йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган дип билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев