Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 22 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — барлыгы 21 кеше.

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан  коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 4231 кеше авырган, алар арасыннан 3091 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 32 кеше. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә. 

Россиядә барлыгы 592280 кеше авырган, терелгән 344416 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев