Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.

(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан үлгән хатын-кызларның туганнарының кайгысын уртаклашабыз», — диде спикер.

Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган. Вирусны патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләгәннәр.

Республикада ковидтан барлыгы 218 үлем очрагы теркәлгән. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев