Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада коронавирустан унбишенче кеше үлгән

Агентлыкка билгеле булганча, республиканың Мөслим районы табиб-педиатры турында сүз бара.

(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары").  Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктырган унбишенче кеше вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың оператив штабында хәбәр иттеләр. 

«Мөслим районында яшәүче 1970 елгы ир-ат 6 июньдә ике яклы пневмония һәм артериаль гипертензия белән Чаллы инфекция хастаханәсенә китерелгән. Авыру йоктыруы һөнәри эшчәнлек белән бәйле түгел», — дип белдерделәр оператив штабта.

Агентлыкка билгеле булганча, Мөслим районы табиб-педиатры Нассер Гассан Назим турында сүз бара.

Пациентның хәле авыр булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм бригадасы белән Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән һәм ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле бик тиз начарайган, диделәр коронавируска каршы көрәш штабында.

«23 июньдә йөрәк эшчәнлеге туктаган. Реанимация чаралары ярдәм итмәгән. Пациент үлгән. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр оператив штабта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев