Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада медицина иминияте буенча 2021 елда ковидка 470 мең тест үткәрәчәкләр

Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында киләсе елга коронавирус тикшеренүләренә, шул исәптән госпитализацияләү алдыннан тикшеренүләргә дә, чыгымнар каралган.

(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 инфекциясенә тест уздыру өчен 276 млн сумлык чыгымнар планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фонд директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

«Мәҗбүри медицина иминияте база программасына Covid-19 инфекциясенә пациентларны, шул исәптән госпитализация алдыннан, тест уздыру күләмнәре һәм бәясе нормативлары салына. Республикада яшәүчеләр өчен 276 млн сумлык 470 меңнән артык тикшеренү уздыру планлаштырыла», - дип сөйләде докладчы.

Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасында, агымдагы ел белән чагыштырганда, профилактик медицина тикшерүләренә һәм халыкны диспансерлаштыруга чыгымнарны 335,7 млн сумга арттыру каралган, дип өстәде Мифтахова.  

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ/Владимир Васильев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев