Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә 43 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 23 март, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19,1 мең очрагы ачыкланган, 15,8 меңнән артык кеше (шуларның 73е – узган тәүлектә) терелгән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-03-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-43-keshe-ya-a-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5814537

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев