Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы теркәлгән
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«23 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) әйдәп бара. Районнарга килгәндә, Лениногорск (7 очрак) антирейтингның иң югары баскычын били.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 274 очрагы теркәлгән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев