Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган

    Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

    (Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Ун кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (31 кеше), 50-60 (14 кеше), 60-70 (13 кеше) һәм 20-30 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

    Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 848 очрагы теркәлгән, 8 598 кеше (шуларның 71е – узган тәүлектә) терелгән. 

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: