Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 832 очрагы ачыкланган, 11 263 кеше (шуларның 63е – узган тәүлектә) терелгән. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев