Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган

    Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

    Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 14 637 кеше авырды. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 37се — узган тәүлектә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: