Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Республикада тагын ике кеше Covid-19тан үлгән

Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 194кә җитте.

(Тәтеш, 3 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 3 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 194кә җитте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев