Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган

    Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

    (Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 18 меңнән артык авыру ачыкланган.

    Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда үсеш буенча 18 131 очрак ачыкланган.

    Бу вакыт эчендә коронавирустан республиканың 14 783 кешесе дәваланды, шул исәптән 91е — узган тәүлектә, дип өстәде Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.  

    Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-03-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-49-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5810266

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: