Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны буенча Татарстан 56нчы урында тора

Республикада яңа Cоvid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 100 мең кешегә

(Тәтеш, 3 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча рейтингта 56нчы урынны били. Республикада 100 мең кешегә 19,3 күрсәткеч туры килә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладында әйтелә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика коронавирус белән авыручылар саны буенча 9нчы урында тора. Бүгенге көндә республикада барлыгы Covid-19 расланган 960 очрак теркәлгән.

Узган атна эчендә авырулар саны 469 кешегә артты. Уртача үсеш темпы көнгә 18 процент тәшкил итте. Соңгы тәүлек эчендә ул 7 процент булды. Яңа очракларның иң югары үсеш темпы 26 апрельдә теркәлде – анда 14 процент үсеш күзәтелде.

фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев