Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Социаль ярдәм чаралары автомат рәвештә озайтылды

Социаль ярдәм чараларына кагылышлы сорау­лар буенча киңәшләрне 2-62-33 кайнар линия телефоны, яки tet.39@tatar.ru электрон почтасы аркылы алырга була.

(Тәтеш, 5 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан, социаль түләүләрне 
2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) автомат рәвештә озайту турында карар кабул ителде:

юлда йөрүгә айлык акча­лата түләүләр;

хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

балалар ­бакчаларында са­быйны караган һәм тәр­бияләгән өчен  ата-аналар түләвенә өлешчә өстәмә ­компенсация;

чит кеше тәрбиясенә мох­таҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә акчалата түләү;

 бөер эшчәнлегендә хро­­ник тайпылышлар һәм онко­логия чирләре белән интегүчеләргә дәвалану урыннарына бару чыгымнарын компенсацияләү;

беренче бала туу (тәр­биягә алу) белән бәйле айлык түләүләр;

торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә субсидияләр.

Татарстан ­Республикасы Хез­мәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге районда яшәүчеләрнең игътибарына тәкъдим итә: Татарстан Рес­публикасы дәүләт порталы uslugi.tatarstan.ru һәм муниципаль хезмәтләр аша түбәндәге билгеләүләр өчен гариза бирергә мөмкин:

 күп балалы гаиләләр өчен каралган социаль ярдәм ­ча­ралары;

 1,5 яшькә кадәрге сабыйны карау өчен айлык пособие;

бала туган вакытта бер тапкыр бирелә торган пособие;

инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр түләвенә субсидия-ташламалар;

торак бинага һәм коммуналь хезмәтләр түләвенә субсидияләр;

балалар бакчасында сабыйны тәрбияләп-караган өчен ата-аналар түләвенә өлешчә компенсация;

16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

юлда йөрүгә айлык акчалата түләүләр.

Социаль ярдәм чараларына кагылышлы сорау­лар буенча киңәшләрне 2-62-33 кайнар линия телефоны, яки tet.39@tatar.ru электрон почтасы аркылы алырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев