Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның яңа 42 очрагы расланган

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 50 процентка арткан.

(Тәтеш, 25 июль, “Тәтеш таңнары”).Узган атнада Россиядә коронавирус белән авыручылар саны яртылаш диярлек – 48,9 процентка арткан. Шуңа да карамастан, федераль оперштаб хәбәр иткәнчә, ковид белән авыручыларны хастаханәләрдә дәвалау очраклары саны бу вакыт эчендә 5,3 процентка кимегән.

ТАСС белгечләргә сылтама белән хәбәр итүенчә, авыручылар саны 70 төбәктә арткан. Хастаханәләргә эләккән пациентлар 29 субъектта күбәйгән.

Мәсәлән, узган тәүлектә ил буенча 6 571 кеше чирләгән, аннан алдагы көндә бу сан 7 523 булган. Кичә үлүчеләрнең саны – 34, сәламәтләнгән 4 234 кеше теркәлгән.

Якшәмбе көнне Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның яңа 42 очрагы расланган иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ber-atna-ecenda-rossiyada-covid-19-belan-avyrular-sany-50-procentka-diyarlek-artkan-5857819

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев