Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 10 кеше — 30-50 яшьтә.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр кеше инфекция эләктергән.

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан  коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е (шул исәптән 11 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1155 кеше дәвалануын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев