Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган.

(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусы йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә. Аны "Татар-информ" хәбәр итә.

Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, инфекция йоктыручыларның барысы да Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан, яки авырулар белән контактка кергән. Коронавирус йоктырган кешеләр хастаханәләрдәге махсус боксларга урнаштырылган, авырулар белән контактка керүчеләрнең барысы да медицина күзәтүе астында булачак.

Кичә Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган дүрт пациентны чыгарганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стопкоронавирус