Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан вафат булган

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 607гә җиткән.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары"). Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Covid-19 дан 1941, 1950 һәм 1955 елларда туган ир-атлар һәм 1932 елда туган ике хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 28 июленә 607гә җиткән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-07-2021/tatarstanda-tagyn-ch-ir-at-m-ike-hatyn-kyz-koronavirustan-vafat-bulgan

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев